Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев террорда гаепләнгәннәргә кагылган канун өлгесен тәкъдим итте


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев
Русия президенты Медведев террор һәм экстремизмда хөкем җәзасын илнең теләсә кайсы төбәгендә үткәрә алу турында канун өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте.

Әлегә кадәр куркыныч җинаять кылучыларны кайда утыруын Федераль җәза үтәтү хезмәте билгели иде.

Медведев тәкъдим иткән канун өлгесе шулай ук аеруча куркыныч җинаять кылучыларны, шул исәптән террор һәм экстремизмда гаепләнүчеләрне, башка җәза үтү урыннарына күчерүне дә карый. Мисал өчен, хөкем ителгән авырган очракта һәм аның иминлеген тәэмин итү кирәк булганда ул башка төрмәгә күчерелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG