Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Дәръа шәһәрендә сугышлар бара


Сүриянең көньягындагы Дәръя шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре Омари мәчетен басып алган вакытта дүрт кеше үлгән. Атна башыннан әлеге гыйбадәтханә оппозициядәгеләр кулында иде.

Дәръа шәһәре ил президентына каршылык үзәге дип хәбәр ителә. Шимбә көнне анда өстәмә хәрби көч кертелгән.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, президент Али Габдулла Салихның китүен таләп иткән демонстрация вакытында, иминлек көчләре белән бәрелешләрдә 60-тан артык кеше үлгән.
XS
SM
MD
LG