Әфганстанның көнчыгышындагы Пактика вилаятендә 12 яшьлек үсмер бомба шартлату нәтиҗәсендә үзе һәм тагын дүрт кеше үлде. Бу хакта җирле хакимиятләр хәбәр итә.
Беренчел хәбәрләргә караганда, үсмер урындагы бер җитәкчене юк итәргә теләгән. Җитәкче шартлауда үлгән. Шулай ук уннан артык кеше яраланган.
Әфганстанның көньяк-көнбатышындагы Газни вилаятендә билгесез ут ачып ике полиция хезмәткәре үтерелде.
Шимбә көнне Әфганстанлагы талиблар “язгы һөҗүмнәрен” башлап, хәрбиләргә һәм хөкүмәт биналарына һөҗүмнәрен арттыру турында белдергән иде.