Accessibility links

Кайнар хәбәр

Софияда хөкүмәтне тарату таләбе белән митинг узды


1 майда Софияда йөзләрчә кеше хөкүмәтне тарату таләбе белән митингка чыкты.

Европа Берлегенең иң фәкыйрь иле булган Болгарстан оппозициясе яклылар хакимиятне икътисад кризисына каршы тора алмауда гаепли.

Узган ел Болгарстан хөкүмәте бюджет дефицитын бетерү өчен хезмәт хакын һәм пенсияләрне арттыруны туктаткан иде. Шул ук вакытта илдә азык-төлеккә һәм ягулыкка бәяләр үсте. Якшәмбе үткән митингта берәү: “Мин илдәге халкының беркайчан да бу кадәр начар яшәгәнен хәтерләмим”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG