Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи “Әл-Каидә” сугышчыларын көрәшне туктатырга чакырды


Хәмит Карзаи
Хәмит Карзаи
Әфганстан президенты Хәмит Карзаи, Усама бин Ладен үтерелгәннән соң “Әл-Каидә” талибларын һәм сугышчыларын көрәшне туктатырга чакырды.

Кабулда чыгыш ясап Карзаи, әлеге хәлдән соң сугышчылар “сабак алырга” тиеш, дип белдерде.

Әфганстан башлыгы Усама бин Ладен үлемен “әһәмиятле вакыйга” дип атады һәм “Әл-Каидә” башлыгы “үз эшләре өчен түләде”, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG