Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда хокук яклаучы кулга алынды


Азәрбайҗанда хокук яклаучы Видади Искәндәровны Бакудагы мәхкәмә җинаятьтә гаелпәп ике айга ябу карары чыгарды.

Хокук яклаучы 2010 елда парламентка сайлау вакытында сайлау комиссиясе эшенә катышуда һәм тавыш бирүчеләрнең иреген чикләргә тырышуда гаепләнә.

Әмма Искәндәровның адвокаты гаепләү дәлилләнмәгән һәм аны оппозиция җыеннары вакытында катнашкан, хокук яклау эшчәнлеге өчен эзәрлеклиләр, дип белдерә.

Искәндәров мәхкәмәдә сайлауда канун бозуларны дәлилләгән видео да күрсәткән булган.

Соңгы бер ай эчендә хокук яклаучыны биш һәм унбиш тәүлеккә кулга алган булганнар инде.

“Җәмәгать пулаты” дип аталган оппозиция хәрәкәте, хөкүмәткә каршы демонстрацияләрдә катнашкан өчен узган айда кулга алынучыларның саны унбиш кешенә җитте, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG