Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Җиңү бәйрәмен билгеләде


Ул 8 майда тантаналы утырыш белән башланып китте. Төп бәйрәм чаралары 9 майда узды.

Ул иртән башкаланың Җиңү паркында Александр Матросов, Миңнегали Гобәйдуллин һәм Муса Гәрәев һәйкәлләренә чәчәк салулар белән башланды. Артабан парктагы Җиңү музеенда республика президенты Мортаза Рәхимов ветераннарга фатир ачкычлары тапшырды. Аның сүзләренчә, узган ел Уфада 83, быел 64 фатир тапшырылган. Бәйрәм мәдәни чара белән дәвам итте. Солдат боткасы, “фронтовой” 100 грамм оештырылды.

Уфадагы төп бәйрәмнең калган өлеше Ленин мәйданында узды. Кичкә кадәр зур мәдәни чара узды. Бәйрәм фейерверклар белән тәмамланды.

Икенче бөтендөнья сугышы ветераны, филология фәннәре докторы, профессор, язучы Суфиян Поварисов бәйрәм уңаеннан “Азатлык”ка фикерләре белән бүлешеп, соңгы чорда яшьләр арасында бәлки җиңү кирәкмәгәндер дә дигән сүзләр дә ишеткәләвен әйтеп, моның дөреслеккә туры килмәвен белдерде. Аның сүзләренчә, ул изге сугыш булган. Бүгенге икътисадый авырлыкларга карап кына алай җиңел уйларга ярамый.
XS
SM
MD
LG