Accessibility links

Русиядә шаманнар башлыгын сайламакчы


Сайлау интернетта бара. Барлыгы – 200 намзәт. Кайбер шаманнар моңа каршы чыга.

Мәскәү читедәге Текстильщики районының 12 катлы йортында Русия шаманнары башлыгын сайлау бара дип һич уйламассың.

Хакасиядә әбисе шаман булган Шончалай Ховенмии Мәскәүдәге шаман Олард Диксон белән Русия шаманы башлыгын сайлау эшенә керешкән.

21 яшендә шаманга әйләнгән һәм шаманчылык турында 25 китап язган Диксон сайлауда катнашу өчен 200ләп намзәт исемен shamanstvo.ru интернет сәхифәсенә элгән. Әлеге исемлеккә ул үзен дә керткән.

Шаманнар Русиянең Хакас, Бурят, Тыва һәм Себернең төньягындагы эвенклар арасында шактый. Алар борынгыдан ук яшәп килсәләр дә, советлар заманында бастырылды. Ховенмиинең әбисе мисал өчен репрессияләнгән.

Әмма бүгенге көндә шаманнарның гореф-гадәтләре киредән әйләнеп кайта башлады. Алар үзләрен кешеләр күңеленә тынычлык иңдерүче һәм дәвалаучы буларак таныта.

Олард Диксон сүзләренчә, бүген никадәр шаман булуын беркем дә әйтә алмый. Әмма иң аз дигәндә 1 мең дигән фикердә тора ул.

Ховенмии белән Диксон шаман башлыгын сайлау күп кенә проблемаларны хәл итүгә китерер иде дип саный.

“Күп сораулар туа башлады. Мәсьәләләрне бергә чишәргә кирәк. Чөнки бер шаман яки хәтта җирле оешма гына да күп әйберне эшли алмый. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә шаманнарны эзәрлекләүләр дәвам итә. Мисал өчен Хакас республикасында”, ди Диксон.

Шончалай Ховенмии
Аның сүзләренчә, күпләр шаманнарны шомлы, алдакчы, күркыныч бер зат итеп кабул итәләр.

Ховенмии һәм Диксон хәзерге вакытта шаманнарны борчыган проблема - ул изге урыннарны җимерү һәм мыскыллау дип саный.

Әгәр инде шаманнар үз башлыкларын сайлауга ирешсә, Русиядә христиан һәм ислам дине вәкилләренә кебек дәүләт тарафыннан игътибар артыр иде дигән фикердә тора.

Шаман башлыгы булырга теләүчеләр үз намзәтләрен Русиянең төрле төбәкләреннән җибәргән.

Шуларның берсе Арсия юл һәлакәтенә очрап баш мие селкенеп дәваланганнан соң шаман булырга карар кылган.

Эчке каршылык

Әмма шаманнар башлыгын сайлау фикере бөтен җирдә дә уңай кабул ителмәде. Мисал өчен шаманнар күп булган Тыва республикасында моңа каршы чыгалар. Хәтта намзәтләрнең күпчелеге Тывадан булса да.

“Дунгур” шаман җәмгыяте җитәкчесе Ниюля Тюлюш әйтүенчә, сайлау ул сәясәт, ә шаманнарның сәясәткә бернинди катнашы булырга тиеш түгел.

Ягъни шаман ул губернатор да, президент та, хәтта дини башлыгы да түгел һәм шуңа сайлый да һәм сайлана да алмый дигән фикердә тора алар.

Тываның иң танылган шаманнарының берсе – “Тос-Дээр” оешмасы җитәкчесе Ай-Чөрек Оюн сүзләренчә, әгәр баш шаманны Якутия яки Бурятиядән сайласалар аңа һәр елны анда барып йөрергә туры киләчәк.

“Мин моңа каршы. Чөнки һәрвакыт барлык йолаларны үземнең яшәгән җиремә якынрак башкарам” ди ул.

Сайлауларның беренче туры 8 май көнне башланды. Һәм 23 июльгә 12 намзәт сайланачак. Ә Русия шаманнары башлыгы сайлауның икенче турында билгеләнер дип көтелә. Ул 25 июльдән 31 октябрьгә кадәр узачак.
XS
SM
MD
LG