Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай экспорты кими бара


Апрель аенда Кытайның читкә тавар сатуы былтыргы апрель белән чагыштырганда 22.6 процентка кимегән.

Дөнья финанс кризисы сәбәпле Кытай экспорты инде 6 ай рәттән кими бара.

Синһуа хәбәр агентлыгы белдерүенчә, узган айда Кытайның экспорт күләме 92 миллиард чамасы доллар булган.

Кытай экспорты күтәрелә башлар дигән өметләргә карамастан, апрель аенда кимү марттагыдан да зуррак булган.
XS
SM
MD
LG