Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлемгә җиткерелгән курсант туганнары уку йортын хөкемгә тарта


Новосибирски югары хәрби уку йортында курсташларының рәнҗетүләренә түзә алмыйча үз-үзен үтергән Радмир Сәгыйтовның туганнары уку йортын мәхкамәгә бирергә җыена.

Сәгыйтовларның адвокаты Марина Бунькова элегрәк без саклану министрлыгын хөкемгә тартырга теләгән булсак, хәзер фаҗыйга булган уку йортын җавапка тарту дөресрәк булыр дигән нәтиҗәгә килдек диде.

Аның әйтүенчә, мәхкамәгә мөрәҗәгать июнь аенда тапшырылачак. Таләп ителгән акча күләме 600 меңнән 3 миллион сумга кадәр арттырылачак.

Узган атнада Новосибирски хәрби мәхкамәсе Сәгыйтовны үлемгә җиткерүдә гаепләнгән 10 кешегә хөкем карары чыгарды.

Аларның 2-се 2 ярым һәм 3 елга шатрлы төрмә җәзасына хөкем ителде. 8-е 2 ярымнан 5 елга кадәр төрмә җәзасына тартыла.
XS
SM
MD
LG