Accessibility links

Кайнар хәбәр

Доллар – рубль: кем кемне?


Соңгы айда доллар һәм евро үз хуҗаларына табыш китермәгән. Рубль исә, чит ил валюталарына карата 3%ка үскән. Кайбер белгечләр моны Русия икътисадының күтәрелә башлавы дисә, икенчеләр вакытлыча күренеш, ди.

Яңа елга кадәр, аннан соң да берничә атна Татарстан халкы банкларда озын-озан чират торып рубльләрен сатып доллар яки евро алса, хәзер валюта алмаштыру урыннары буш. “Саклык банкы”ның бер бүлекчәсендә безгә Асмабикә апа очрады. Кесәсеннән пенсия акчаларын чыгарып ул да уйга батып тора. Соңрак банк хезмәткәреннән, акчаларымны ничек саклыйм икән, дип сорады. Бу сорау бүген күпләргә тынычлык бирми. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында рубльләрен чит ил валюталарына алмаштырып калганнар, откан иде.

Әмма белгечләр бу “бәхетнең” дә озакка бармавын әйтә. Тикшерүләр күрсәткәнчә соңгы айда доллар һәм евро үз хуҗаларына табыш китермәгән. Рубль исә, чит ил валюталарына карата 3%ка үскән. Халыкның башы тагын бутала башлады. Кайсы акчага ышанырга да, күбрәк байлыкны янда калдырырга.

Казанның бер банкында валюталарны тикшерү бүлеген җитәкләгән Гөлнара Садриева (исеме үзгәртелде) бүгенген валюталарның тибрәлүен болай аңлатты.

“Дөрестән дә соңгы вакытта кешеләр чит ил валюталарын алмый башлады. Безнең банкта да күпләр акчаларын рубльдә саклауны кулаерак күрә. Моның сәбәбен соңгы арада долларның берникадәр төшүе белән аңлатыла. Психологик яктан карасак та, безгә килүчеләрнең күбесе милли валютаны тотрыклырак күрә. Минемчә доллар белән евроның иң югары үсеш ноктасы узды инде. Валюталар арасында тибрәлү июльгә кадәр барачак. Ел ахырына таба исә, әкренләп валюталар арасындагы аерма тигезләшәчәк. Әмма доллар бәясе төшсә дә, ул кризиска кадәрле кебек 23 сум булмаячак. Бу валюта өчен иң түбән бәя 29-30 сум”, ди финанс белгече Гөлнара Садриева.


Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко да Татарстан икътисадына якты киләчәк баглый. Рубльнең чит ил валютасына карата кыйбатлануын ул Русия икътисадының ныгый башлавы белән аңлата.

“Финанс кризисы озак бара алмый. Алдан ук аның 2009 елның урталарына тәмамлануын фаразлаган идем. Минемчә, хәзер Русия икътисады әкренләп ныгый башлады. Нефтькә бәянең артуы, сәнәгать тармагында эшләрнең җайга салынуы моңа дәлил. Русия икътисадның ныгуы исә, рубльнең долларга карата ныгуына китерәчәк”, ди Вадим Хоменко.

Акчаларны нинди валютада сакларга дигәндә, Хоменко төрле юллар тәкъдим итә. Табышны озак көтергә риза булучыларга ул байлыкларын рубльдә сакларга киңәш итә. Әмма иң яхшысы акчаларны Кытай һәм Азиянең башка илләре валюталарында саклау. Чөнки нәкъ менә бу илләр икътисады кризис вакытында иң тотрыклы булып кала алды, ди Вадим Хоменко.

Өлкән буын белгечләре Русия икадының җайга салынуына ышанса да, яшь буын икътисадчылары, шатланырга иртә әле ди. Эшмәкәр Ринат Хәбибуллин рубльнең долларга карата ныгуы вакытлыча күренеш, ди.

“Минемчә, мондый фаразларны хакимият тарафдарлары гына бирә ала. Чөнки алар беренче чиратта кризис вакытында халыкны тынычландыру яклы. Әмма якты киләчәк баглый торган фаразлар еш кына тормышка ашмый. Рубльнең чит ил валютасына карата ныгуы вакытлыча күренеш. Долларның бер кайчан да рубль белән бер дәрәҗәдә, яисә аннан да түбән бәяләнгәне булмады. Җитәкчелек өстәмә ярдәм белән рубльне доллар дәрәҗәсенә күтәрсә, анысы икенче мәсьәлә. Рубльне ныгыту өчен Русия икътисады шау-гөр килеп югарыга үрмәләргә тиеш. Әмма әлегә бу күренми. Хакимиятнең матур фаразларын тыңларга кирәк. Әмма бу фаразлар чын икътисадка кагылырга тиеш. Буш оптимистик фаразлар бирү исә, дөрес түгел”, ди Ринат Хәбибуллин.

Шулай итеп, рубльнең чит ил валюталары белән тартышуын белгечләр төрлечә бәяли. Берәүләр моны Русия икътисадының күтәрелә башлавы дисә, икенчеләр вакытлы күренеш ди. Татарстанлыларның күпчелеге исә, долларның төшүен көтә. Чөнки әлегә республикада сатылган товарларның 60-70% тирәсе чит илдән кайтартылган. Аларга бәя төшсә бераз булса да тын алып була башлар иде ди, кешеләр.
XS
SM
MD
LG