Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарларны тагын кузгаталар


“Болгар” клубы рәисе Габдрахман Җәләлетдинов
“Болгар” клубы рәисе Габдрахман Җәләлетдинов

“Без татармы, болгармы?” дигән мәсьәлә узган гасырның 90нчы елларында матбугатта бик нык күтәрелде, халык арасында зур бәхәсләр тудырды. Хәзер бу сорау тагын кузгала башлады.

Ул вакытта җәмәгатьчелек бер фикергә килә алмады, республика җитәкчеләре татар-болгар сүз алышуларына колак салмады. Алар тарафыннан һәрхәлдә бернинди төпле фикер ишетелмәде.

Менә егерме еллап вакыт узды, Сембердәге “Туган тел” оешмасы болгар бабаларыбызны тагын бер тапкыр ныклап кузгата башлады. Әлеге оешма исеменнән Айрат Ибраһимов һәм Зөһрә Хәбибуллина имзасы белән Казанга Миңтимер Шәймиев һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать юллады. Бу мөрәҗәгать “Звезда Поволжье” газетында да басылды. Шушы язма уңаеннан Чаллы җәмәгатьчелегенең бер өлеше нинди фикердә? Чаллының “Болгар” клубы рәисе Габдрахман Җәләлетдинов мондый фикердә тора:

“Татарстанда хәзер болгар темасы тыелган. “Звезда Поволжье” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтовка язманы бастырган өчен рәхмәт. Язма белән тулысынча килешәм. Әгәр республика “Татарстан-Болгарстан” дип аталса, бу хәл республиканың дәрәҗәсен, халыкның рухын күтәрер, милли горурлык өстәр.

Татар исеменә булган тискәре караш безгә билгеле. Ул дөньякүләм таралган. Моны аңлаучылар “Татар исеме милләтне һәлакәткә алып бара” диләр. Республикага Татарстан-Болгарстан исемен бирү - реаль эш. Моңа президент Шәймиевның сәяси ихтыяры гына кирәк. Бу -беренче шарт. Икенечедән, халыкка Болгар тарихын җиткерү зарур”, диде Җәләлетдинов.

Ә менә “Төбәкләрдәге рухи мирасны өйрәнү буенча фәнни үзәк” җитәкчесе, язучы Факил Сафин: “Татарлар бу очракта үзләренең иҗади көчләрен татар илен тагын да матурайтуга сарыф итәргә тиешләр. Кычытмаган җирне кашырга кирәк түгел, башны юк белән катырмасыннар. Моннан татарга файда булмый, алга бару юк. Әгәр Мәскәү татардан хәзер дә кыргый ясый икән, Болгар исеменә күчеп, атна узуга, Болгардан кыргый ясап, әллә нишләтеп бетерәчәк. Шуңа күрә бердәм, матур итеп татарча яшәүне дәвам итик”, дип саный.
XS
SM
MD
LG