Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия татар милләтчеләрен яктыртуны туктата


Төркия дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары, Русиянең Анкарадагы илчелеге рәсми ризасызлык белдергәннән соң, Татар милләтчеләре белән әңгәмәләр бастыру һәм тапшыруны туктатты.

Узган атнада Анкарада Төркиянең Түрк Очаклары вакыфы үткәргән конференциядә Татарстан белән Башкортстандагы кеше хокуклары һәм демократия торышы мәсьәләсе каралды.

Анда Милли Мәҗлес оештырган, Татарстанның бәйсезлеге өчен көрәшүче сөргендәге татар хөкүмәте вәкилләре дә катнашты.

Русиянең рәсми ризасызлык белдерүеннән соң Төркиянең дәүләт киңкүләм мәгълумат чаралары бу җыенны яктыртуны туктатты.
XS
SM
MD
LG