Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД чалгысы һаман үткен


Татарстан җитәкчелеге, бүгенге көндә илдә СПИД белән көрәшкә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми, ди. Алар 2009 елда да бу тармакта вәзгыятьнең яхшырмавын әйтә.

Соңгы арада төрле эпидемияләрнең киң таралуы күзәтелә. Әле кош, әле дуңгыз гриппы килеп чыга. Ил җитәкчеләре исә, ике дә уйламыйча, бу авырулар белән көрәшкә зур-зур акчалар сарыф итә. Ул арада ВИЧ һәм СПИД авыруы дөньяны яулавын дәвам итә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә бүген 500 мең кеше бу авырулардан җафа чигә. Чынлыкта исә аларның саны өч тапкыр артык, ди белгечләр. Шул ук вакытта аларны, соңгы вакытта ВИЧ, СПИД белән көрәшкә игътибарның кимүе борчый. Җәмәгатьчелек әллә арган, әллә күнекте, ди белгечләр.

Җомга Казан милли-мәдәни үзәгендә СПИДка каршы көрәш темасына багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Русиянең башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда ВИЧ һәм СПИД белән авыручыларның саны 8%ка азрак булса да, әлеге проблема республикада кискен тора. Бүген Татарстанда 7755 ВИЧ һәм СПИД белән авыручы теркәлгән. Белгечләр 2009 елда да бу тармактагы вәзгыятьнең яхшырмавын әйтә. Кеше хокукларын яклау буенча федераль хезмәт башлыгы урынбасары Владимир Трифонов 2009 елга үз фаразларын әйтте.

“Елдан-ел СПИД Татарстанда киңрәк тарала. 2005 елда 100 мең кешегә 19 авыру туры килсә, 2006 елда - 21, 2007 - 2008 елларда 25, 26 авыру туры килә. Элек СПИД бер кешедән икенчегә күбрәк наркотик куллану аша күчсә, хәзер җенси юл белән тарала. Моның белән көрәшүе бик кыен. Авыручыларның күпчелеге 15-30 яшьтәгеләр.

2009 елда 900гә якын ВИЧ һәм СПИД белән авыру очрагы теркәләчәк дип фаразлыйбыз. 380-гә якын бала табу очрагы булачак һәм 180 авыру бала туачак дип уйлыйбыз”, ди Владимир Трифонов.

Җыелышта катнашучыларны СПИД белән күберәк хатын-кызларның авыруы борчый. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфинә Голубева бу уңайдан мондый мәгълүмат әйтте.

“Татарстанда СПИД белән авыручыларның өчтән бер өлеше хатын-кызлар. 1990 елдан алып республикада СПИД белән авыручы хатын кызлардан 1000-гә якын бала туды. Аларның 55-е авыру, калганнары сау-сәламәт туган. Сәламәтлек саклау министры яңа программалар нигезендә, хастаханәләрне яңа җиһазлар белән тәэмин итеп, киләчәктә бу проблемны хәл итергә тырыша. Шунысы да куандыра, бүген авыру балаларның 75% уллыкка һәм кызлыкка алына”, ди Руфинә Голубева.

Халыкара СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Казан милли мәдәни үзәгендә “Йолдызлар СПИДка каршы” дип аталган фотокүргәзмә дә ачылды.

Биредә оештыручылар танылган хатын-кызлар төшерелгән 25 фоторәсем тәкъдим итә. Алар арасында Марина Александрова, Дина Корзун, Диана Гурцкая, Елена Ханга, Татьяна Миткова, Светлана Хоркина, Светлана Захарова, Эвелина Хромченко сурәтләре бар. Һәрбер фото астына йолдызларның СПИД проблемасына булган карашлары да язылган.

Татарстан премьер-минитры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, СПИД - Татарстан халкының уртак афәте, ди. Аның фикеренчә, СПИДлы кешеләрне җәмгыятьтән читләштерергә ярамый. “Аларны гадәти кешеләр кебек үк кабул итергә кирәк. Соңгы вакытта җәмәгатьчелекнең бу афәткә игътибары кимеде. СПИД турында һәрвакыт сөйләп торып, төрле чаралар үткәреп кенә аңа каршы торып була”, ди Зилә Валиева.
XS
SM
MD
LG