АКШ вице президенты Җозеф Байден АКШның Грузия суверенлыгын һәм бербөтенлеген яклавы ныклы дип ышандыра.
Бу турыда Байденның пәнҗешәмбе Грузия президенты Михаил Саакашвили белән телефон аша сөйләшүеннән соң Ак Йорт белдерелде.
Грузия президенты идарәсе Байден Саакашвили хөкүмәтенә дә яклау белдерде диде.
Әмма Ак Йорт белдерүендә Саакашвили хөкүмәтен яклау турында берни дә әйтелми.
Анда шулай ук Байден Грузия хөкүмәтенең оппозиция үткәргән протест җыеннарына тыныч җавап бирүен хуплады диелә.
Оппозиция Саакашвилиның хакимияттән китүен таләп итеп инде бер айдан артык көн саен протест җыеннары уздыра. Саакашвили президентлык мөддәте 1013 елда тәмамланганчыга кадәр хакимияттән китмиячәген белдерде.