Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Көньяк агым турында килешүләр имзалады


Русия җомга көнне Европага табигый газ кудыру өчен Көньяк агым газүткәргече төзү турында килешүләр имзалады.

Газпром белән Италиянең ЭНИ энергия ширкәте арасында килешү Сочида Русия һәм Италия премьер-министрлары Владимир Путин белән Сильвио Берлускони катнашындагы тантанада имзаланды.

Путин шулай ук Газпромның Греция, Болгарстан һәм Сербия энергия ширкәтләре белән килешүләр имзалауларында да рәислек итте.

Көньяк агым Кара диңгез төбеннән Украинаны читләтеп Болгарстан, Греция, Сербия, Маҗарстан һәм Италия аша үтәчәк.

Ул Европа Берлегенең Набукко газүткәргече проектына төп көндәш санала.
XS
SM
MD
LG