Accessibility links

Русия мәхкамәсе БДИны гамәлдә калдыра


Русия Югары мәхкамәсе бердәм дәүләт имтиханы канунга каршы килми дигән карар чыгарды.

Мәхкамәгә ата-аналар төркеме мөрәҗәгать иткән иде.

Алар мәгариф министрының бердәм дәүләт имтиханы системын кертү фәрманын гамәлдән чыгаруны сорады.

Мөрәҗәгать итүчеләр фәрманның имтихан стандарт биремнәр нигезендә үтә дигән өлеше белән килешми.

Алар фикеренчә, бердәм укыту програмы булмау сәбәпле, андый стандартлар да юк.
XS
SM
MD
LG