Пакстан хәрбиләре гаскәрләр илнең төньяк-көнбатышында Талибанның төп ныгытмасына якынлашканда бүген каты бәрелешләр булды дип белдерә.
Хәрбиләр әйтүенчә, гаскәрләр Сват үзәнлегенең төп шәһәре Мингора читендәге Матта һәм Канҗу бистәләренә кергән.
Талибан сугышчылары башкала Исламабадка 100 чакрым гына кала якынлашканнан соң 3 атна элек Пакстан иминлек көчләре Сват үзәнлегендә һәм аның тирә ягында Талибанга каршы киңкүләм хәрби чара башлады.
Эчке эшләр министры бу чарада барлыгы 1 меңнән артык сугышчы үтерелде ди. Бу санны бәйсез чыганаклар аша тикшерү мөмкин түгел.
БМОның качаклар идарәсе 1 миллионлап кеше бу бәрелешләрдән качып китте дип белдерде.