Accessibility links

Кайнар хәбәр

Купшы парадлар күләгәсендә онытылган ветераннар


Түбән Новгород өлкәсендә икенче дөнья сугышы ветераны үз-үзенә кул салган. Аны җиңү көне белән котларга онытканнар.

Җиңү көне уңаеннан һәрбер төбәктә диярлек купшы-купшы парадлар, төрле очрашулар узды. Җитәкчеләр әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында саллы-саллы нотыклар тотты. Киләсе елга бәйрәмнең 65 еллыгы тагын да зурлап үткәреләчәге әйтелде. Һәм бер генә ветеранның да игътибарсыз калмавына аеруча да басым ясалды.

Әлбәттә бу хакта җиңү бәйрәме алдыннан һәрдаим ассызыклана. Шуңа да карамастан ел саен үпкәләгән, гарләнгән ветераннар турында ишетергә туры килә.

Мисал өчен быел Түбән Новгород өлкәсендә сугыш ветераны хурлыктан үз-үзенә кул салган. Бәйрәмнән соң - 10 май көнне авылдан иңбашы һәм кулларына пычак белән кадаган 88 яшьлек ветеранны хастаханәгә алып килгәннәр.

Операция алдыннан ул җиңү көне белән котламаулары сәбәпле, үз-үзенә кул салганын әйтеп калдырган.

Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан сугыш ветераны Николай Никитин хакимият хәзер пенсияне әйбәт түли, бәйрәм вакытында бүләкләрне дә мулдан бирәләр, ди.

Шуңа да карамастан ул авыл җирендәге сугыш ветераннары игътибардан читтәрәк калуын яшерми.

“Шәһәр җирендә инвалидларга ярдәм зур бугай инде. Бәлкем авылда да сорасаң бирәләрдер. Мин менә машина ала алмадым – аягың бар, диделәр. Аннары әйбер алу мәсьәләсе дә үзенчәлекле булды. Күбрәк сорап йөргәннәр алды. Ришвәт бирү дә булды инде анда”, ди Никитин.
XS
SM
MD
LG