Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Израил башлыклары очрашачак


АКШ президенты Барак Обама һәм Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуның дүшәмбе көнне буласы сөйләшүләрендә Иран атом программасы турында сүз барачак. Израил премьерының иминлек мәсьәләре киңәшчесе Уза Арад әйткәнчә, очрашуда Иранның атом кораллары булган илгә әйләнүенә юл куймау проблемасы игътибар үзәгендә торачак.

Шулай ук яклар Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында да сүз алып барачак. Нетаньяхуның киңәшчесе, аның бәйсез фәләстин дәүләтен төзү идеясына карашын җиткермәде.
XS
SM
MD
LG