Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 01:16

Литваны хатын-кыз президент җитәклиячәк


Илнең тарихында беренче тапкыр Литва президентны булып хатын-кыз сайланды. Ул- Еврокомиссиянең бюджет һәм финанслар тармагы башлыгы Даля Грибаускайте.

Беренче мәгълүматларга караганда 53 яшьлек Грибускайте сайлаучыларның 68% тавышын казанган.

Литваның яңа президенты “олигархлар белән көрәшергә” вәгъдә итте. Шулай ук, ул хөкүмәтне реформаларга, кайбер министрларны алмаштырырга җыенуы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG