Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре күбрәк турист җәлеп итү максатын куя


Казан шәһәр башлыгы башкалага туристларны күбрәк җәлеп итү кирәклеге турында белдерде. Бүген эшлекле дүшәмбе үтырышында чыгыш ясаганда Ильсур Метшин, үткән 2008 елда Татарстан башкаласына 850 мең турист килгән булган, әмма Казанның туризм мөмкинлекләре тулысынча кулланылмый әле, дип әйтте.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан шәһәр башлыгы килүчеләр санын 1,3 миллионга кадәр җиткерү бурычын куя.

Казан шәһәренең туризм һәм тышкы элемтәләр комитеты башлыгы Сергей Иванов әйткәнчә, Татарстанга килүче туристлар саны 2007 ел белән чагыштырганда 8% арткан.

Рәсми мәгълүматларга караганда Казанны күрергә күбесенчә күрше шәһәрләрдән: Мәскәү, Петербур, Самар, Түбән Новгородтан киләләр.

Туризм комитеты башлыгының әйтүенә караганда, 2008 елда Татарстан башкаласына чит илләрдән 70 меңләп кеше килгән булган.

Илләр исемлегендә беренче урында Германия тора. Бу илдән Казанга 2,8 мең кеше килгән. Төркиядән- 1,9 мең, АКШтан– 1,7 мең.
Шулай ук Казанда Сербия, Италия һәм Британиядән меңнән артык турист булып киткән.

Казанның туризм комитеты, бу 2009 елда читтән туристларны җәлеп итү белән бер рәттән, Русия эчендә сәяхәт итүчеләрнең санын арттырырга план кора. Казанга туристларны интернет аша җәлеп итү өчен www.gokazan.ru сәхифәсе дә ачылган.
XS
SM
MD
LG