Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь китап чыгару өчен мәхкәмәләшә


Билгеле татар шагыйре Фәрит Габдрәхим китап чыгару өчен мәхкәмә юлын таптый.

Аның соңгы китабы 2002 елда чыккан иде. Республикада рәсми 50 һәм 75 яшьләр юбилей дип санала. Шагыйрь узган ел юбилеена тапшырган китабы чыгар дип өмет истә дә, ул басылмады.

Инде килеп, ул быелгы планга да кермәгән булып чыкты, шуңа ул мәхкәмә юлына басты. Башта нәшрият аның китабы тиешле тәртиптә тапшырылмауны сылтау итте. Эш шунда, Язучылар берлеге әгъзасы булмаганнар китап кулязмаларын берлектә тикшертеп алырга тиеш. Фәрит Габдрәхим республикада мөстәкыйль татар Язучылар берлеге өчен көрәш башланган 90нчы елларда үзе теләп Башкортстанның Язучылар берлегеннән чыккан иде.

Шуңа ул тәртип буенча китабын тикшертергә тиеш булса да, турыдан-туры тапшырган булып чыкты. Гәрчә нәшрият аны ул вакытта алмаска тиеш булса да. Мәхкәмәнең бу соравы буенча ул китабын тиз арада тикшертеп мәхкәмәгә ул карарны тапшырды. Мәхкәмә якларны килешергә вакыт бирде. Шагыйрь китабын быел ук чыгаруны таләп итә. Нәшрият исә быелга план тулганын ирештерә.

Инде килеп, башкаланың Совет районы мәхкәмәсе бу эшне кабат карап нәшрият файдасына карар чыгарды. Аңа караганда, шагыйрьнең нәшриятны мәхкәмәгә бирүе дөрес булмаган. Чөнки аны 75 яше уңаеннан нәшриятка хөкүмәт тапшырган исемлеккә кертмәгәннәр. Габдрәхим ул хөкүмәт комиссиясен мәхкәмәгә бирерме, юкмы, әлегә хәл итмәгән.
XS
SM
MD
LG