Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова парламенты президенты сайлый алмады


Парламентның сайлау комиссиясе башлыгы Валериу Сава әйткәнчә, коммунистлар фиркасе нәмзәте Зинаида Гречаная 60 тавыш җыйган. Сайланыр өчен аңа бер тавыш җитмәде. Канун 101 урынлык парламентта кимендә 61 тавыш бирелүен таләп итә. Оппозиция фиркаләре тавыш бирүдә катнашмады.

Гречаная элекке президент Владимир Воронин урынына килергә өметләнә.
Коммунистларның парламентта 60 урыны бар.

Депутатлар 15 көннән яңадан тавыш бирергә тиеш.
XS
SM
MD
LG