Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Айгөл Мәхмүтова 25 яшьлеген төрмәдә каршылый


Биш ел ярымга төрмәгә утыртылган журналист Айгөл Мәхмүтованың бүген туган көне. Гаделлек өчен көрәшкән кыз 25 яшьлеген зинданда каршылый.

Айгөл Мәхмүтова Мәскәүнең Кузьминки бистәсендә чыгучы "Судьба Кузьминок" басмасының баш мөхәррире буларак, журналист тикшерүләре үткәреп, шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алган иде.

Шул сәбәпле, күп акчалар, эш урыннарын югалткан элекке түрәләр ялган шаһитләр табып, Айгөлне мәхкәмәгә тарттылар. Аңа карата җинаять эше ачылды. Кечкенә генә кыз милиция хезмәткәрен кыйнауда һәм ришвәт алуда гаепләнеп 5,5 елга төрмәгә утыртылды.

Айгөлнең адвокатлары һәм җәмәгатчелек, бу мәхкәмә эше махсус уйлап чыгарылган, мәхкәмә белдергән җинаятьләрдә Айгөл гәепле түгел, дип әйтте. Чыннан да яшь кызның милиция хезмәткәрен кыйнау көлке тоела. Әмма аңа башка гаепләү таба алмадылар.

Айгөлне яклаучылар бу эштә әле нокта куелмаган, без аны яңадан югары мәхкәмәдә тикшерәчәкбез, инде безнең илдә гаделлек таба алмасак, Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгатъ итәчәкбез дип белдерсәләр дә, Айгөл һаман да төрмәдә. Һәм 25 яшьлек туган көнен дә ул зинданда каршылый.

Гаделлек өчен көрәшкән яшь журналист онытылды. Хәтта ки аңа карата чыгарылган гаепләүнең бик шикле булуын Русия президенты Дмитрий Медведев дә таныган иде һәм прокурор Юрий Чайкага бу эшне ачыкларга йөкләп хат юллады.

Чайка бу эшне район прокуратураларына төшерде һәм ул Русия гадәтенчә, бүлмәдән-бүлмәгә “йөреп” онытылды.
XS
SM
MD
LG