Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхмәт, “Ак Барс”, диләр Казанда


22 май көнне Казан янә шау-гөр килеп “Ак Барс” такымының җиңүен бәйрәм итте. “Татнефть - Арена” боз сараенда Татарстан президенты хоккейчыларга дәүләт бүләкләрен һәм алтын медальләр тапшырды.

Билгеле булганча, 12 апрельдә Татарстан хоккейчылары Ярославль уенчыларын җиңеп, кыйтга хоккей лигасы чемпионнары булган иде. Республикада спорт сөючеләр әле дә бу бәхеткә шатланып бетә алмый. “Ак Барс” беренчелекне яулаганнан соң шактый вакыт узды инде. Русия хоккей такымы да дөнья чемпионнары исемен яулады. Бу җиңүдә Татарстан хоккейчылары - Морозов, Зариповның да өлеше булды, билгеле.

Җомга көнне исә, Татарстанда “Ак Барс”лыларны алтын медальләр белән бүләкләү тантанасы узды. “Татнефть-арена” боз сарае янында инде көндезге өчтә алма төшерлек урын юк иде.

Боз мәйданында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев хоккейчыларга алтын медальләр тапшырды. "Татарстанда иң көчле хоккейчылар – “Ак Барс”, иң көчле тренер – Зинәтулла Биләлетдинов, иң көчле иганәчеләр – “Татнефть” оешмасы, дөньяда иң яхшы спорт базалары. Бу җиңүгә юл бик авыр булды. Киләсе елдагы уеннарда да без чемпионлыкны саклап калырга тырышырга тиеш. Бу авыр, әмма без Русиянең иң көчле хоккей такымы булып калырга тиеш”, диде президент Шәймиев.

Бу чарада Русиянең хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, кыйтга хоккей лигасы клубы җитәкчелеге дә катнашты. Третьяк үз чыгышында спортка зур игътибар биргәне өчен Татарстанга рәхмәт белдерде.

Спорт сөючеләр бу җыелышта “Ак барс”ның яңа составы турында сүз әйтерләр дип көтсә дә, булмады. Әлегә киләсе елда Татарстан такымы нинди состав белән уйнаячагы төгәл ачыкланмаган. Шунысы билгеле, ике алдынгы фин хоккейчылары Фредрик Норрена белән Юкка Хентунен “Ак Барс”тан китте. Шул ук вакытта Нико Капаненның Татарстанда калуы билгеле. Моннан тыш киләсе елда “Ак Барс”та милли хоккей лигасыннан Микаэль Теллквист һәм “Салават Юлаев” такымындагы Алексей Терещенко уйнаячак дип фаразлана.

Рәсми бүләкләү тантанасыннан соң, уенчылар ачык арбалы йөк машинасына төялеп, Чистай урамы һәм Ленин дамбасы аша Казанның 1000 еллык мәйданына юл тотты. Монда шәһәр көне, җиңү бәйрәме көннәрендәге кебек үк халык күп иде. Зур сәхнәдә татарстанлылар кич буе Русия эстрадасы йолдызларының чыгышларын күрә алды. Урам бәйрәменнән соң хоккейчылар җиңүгә багышланган тантана “Пирамида” күңел ачу үзәгендә дәвам итте. Кичке сәгать 10.00 Казан өстендә алтын “барслар”га багышлап салют атылуы көтелә.
XS
SM
MD
LG