Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда һәм Башкортстанда 2010 елгы җанисәпкә әзерлек бара


Татарстанда һәм Башкортстанда 2010 үтәсе халык санын алуга әзерлек бара.

Якын арада Татарстанда Статистика дәүләт комитетында исәпчеләр укулары башланып китәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 126 кеше җанисәп алу кагазьләрен тутырырга өйрәнәчәк. Җәйге айларда теркәүчеләр торак йортларны карап чыгарга, халык саны турында беренчель мәгълүматларны туплый башларга тиеш.

Башкортстанда Матбугат, нәшрият эшләре идарәсенә халык санын алу кампаниясен яктыртып бару вазыйфасы йокләнелде.

Русиядә илкүләм җанисәп 2010 елның көзендә үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG