Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядән атналык күзәтү


ТRТ оппозиция башлыгына компенсация түлиячәк

Төркиянең Оппозиция партиясе СНР вәкилләре, ТRТ програмында партия һәм аның җитәкчесенә каршы яла ягылуын алга сөреп, каналга каршы ясаган шикаяте бу атнада мәхкәмәдә каралды.

14 гыйнварда ТRТ каналында "Микроскоп" дип аталган сәяси тапшыруда "Әргәнәкон"ның төп әгъзасы Тунҗай Гүнәй җөмһүриятче Халык партиясе СНР һәм аның башлыгы Дәниз Байкалга яла ягуда гаепләнгән иде. Мәхкәмәгә җибәрелгән шикаятнамәдә Гүнәйнең тапшырудагы сүзләре "хакыйкатькә туры килмәгән яла һәм шәхес хокукына һөҗүм" дип атала.

Анкара мәхкәмәсе карары нигезендә ТRТ, оппозиция башлыгына 20 мең лира, ягъни якынча 14 мең доллар акча түләргә тиеш.

Бу карар мәхкәмәнең нәтиҗәне расланганнан соң гамәлгә керәчәк.

Президент Гүлгә мәхкәмә эше ачылды


Бу атна башында Анкара мәхкәмәсенең президент Абдуллаһ Гүлне моннан дистә ел элек булган бер дәгъва өчен мәхкәмә алдына чагару турындагы карары Төркиядә тавыш куптарды.

Президентның "кагылгысызлык" статусына карамастан, мәхкәмәнен мондый карар чыгаруына сәясәтчеләр тәнкыйть белдерде. Мәхкәмә исә үз аңлатмасында, моны конституциядә бик ачык язылган "президент бернинди гаепләү буенча хөкемгә тартыла алмас, ләкин илгә хыянәт итү чыгарма" дигән карарга сылтама китерде.

Әлеге карар хөкүмәт һәм дөньяви дәүләт тарафдарлары арасында янәдән сәяси киеренкелек тудыра. Кайсыбер сәясәтчеләр исә моның президент Гүлнең соңгы арада көрд мәсьәләсен чишү юлында күрсәткән зур тырышлыгына аяк чалу буларак атады.

Хәбәр шулай ук дөнья матбугат чараларында да зур урын алды. “Financial Timeс, "Мәхкәмә карары, сәяси киеренкелекне арттырды" дип язганда, BBC каналы, “Дөньяви дәүләт тарафдарлары еш кына АКПгә каралау өчен мәхкәмә юлын куллана" дигән фаразга урын бирде.

Инглиз каналы ВВС шулай ук, "узган июль аенда конституция мәхкәмәсе АК партияне илнең дөньяви нигезенә зыян китерү гаепләү белән ябарга тырышкан иде" дип искәртте.

Давутоглу Европа Берлеге турында ни уйлый?


Күптән түгел Төркиядә хөкүмәттә булган үзгәрешләр вакытында, элек Әрдоганның киңәшчесе булып эшләгән Әхмәт Давудоглу тышкы эшләр министры итеп билгеләнгән иде. Берлек белән Төркия арасындагы хезмәттәшлек сөйләшүләренә беренче тапкыр тышкы эшләр министры исеменнән катнашкан Давутоглуны, Берлек җитәкчеләре җылы каршы алды.

Башта кайбер күзәтуләр тарафыннан Европа Берлегенә караганда, якын көнчыгышка күбрәк игътибар бирүдә тәнкыйтьләнгән Давутоглу, әлегә утырышта Берлеккә кушылу өчен көчле сәясәт башкаруын күрсәтте.

Шулай ук Давутоглуның Берлек белән мөнәсәбәтләрдә махсус вәкил билгеләвенә, Берлек вәкилләре хуплау белдерде.

Анын тышкы эшләр министры буларак билгеләнүенә гарәп мәгълүмат чаралары да зур игътибар биргән иде. Согуд Гарәбстанының “Әл Рияд” газеты аны “АКШның күренекле сәясәтчесе Киссенгерга" тиңләде.

“Әл җәзирә” каналы моңа өстәп Давутоглунын, Сурия, Иран, Гыйрак, Кавказ һәм Әрмәнстан белән сөйләшүләрдә зур роль уйнаганын искә төшерде.

Әрдоган - Путин очрашуы


Ике ил арасындагы сөйләшүләрдә катнашкан Төркиянең Мәскәүдәге илчесе Һалил Акынҗы 10 минутка планлаштырылган икеле сөйләшүләрнең 3 сәгатькә сузылуын беллдерде. “Кайбер министрларның да катнашында узган сөйләшүләрнең җылы узды, очрашуда күбрәк икътисадка кагылышлы мәсьәләләргә игътибар бирелде”, диде ул.

Русия белән Төркия арасында сәүдә ел саен үсә бара. 2000 елда 4.5 миилиард долларлык сәүдә күләме 2008 елда 38 миллиардка җиткән иде. Ләкин икътисади кризис сәбәпле һәм чик салымнары сәбәпле 8 ел буе үскән сәүдәнең кими башлавына китерде.

Төркия тарафы төрек малларының Русия чиктә көттерелүенә һәм зур салым алынуына ризасызлык белдерә.
XS
SM
MD
LG