Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан армиясе Сват үзәнлегенең төп шәһәренә керде


Пакстан армиясе хәбәр иткәнчә, талибларга каршы чаралар алып баручы гаскәрләр, Сват үзәнлегендәге иң зур шәһәргә Мингорага керде.

Кала урамнарында бәрелешләр бара, дип хәбәр ителә. Кимендә 17 сугышчы үтерелгән. Хәрбиләр арасында югалтулар турында хәбәрләр юк.

Пакстан гаскәрләре талибларга һөҗүмнәрен берничә атна элек башлаган иде. Бәрелешләр вакытында хәрби чаралар барган җирләрдән ике миллоннан артык кеше качып китәргә мәҗбүр булды.

БМО бу кешеләргә ярдәмгә акча бүлеп бирергә чакырды.
XS
SM
MD
LG