Accessibility links

Суриядә Ислам конференциясе оешмасының җыены башланды


Суриядә Ислам конференциясе оешмасының җыены башланып китте. Аның төп темасы – ислам теләктәшлеген көчәйтү. Шулай ук, гарәп-фәләстин низагы, Гыйрак, Сомали һәм Судандагы вәзгыять тә тикшерелә.

Җыенның ачылышында чыгыш ясаганда Сурия башлыгы Бәшәр Асад, Якын Көньчыгышта тынычлык урнаштыруга Израиль комачаулый, диде.

Чарада күзәтүче сыйфатында Русия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров та катнаша. Аның Сурия һәм Либан башлыгы белән очрашуы да көтелә.

Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле булып Казан шәһәренең элекке башлыгы Камил Исхаков эшли.
XS
SM
MD
LG