Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиягә баручы Ту-204 очкычы Краснодарда төшеп утырган


Перм каласыннан Анталиягә баручы юлчы очкыч Краснодарда төшеп утырырга мәҗбүр булган. Зыян күрүчеләр юк. "Red Wings" ширкәтенә караган Ту-204 очкычының ягулык системасында җитешсезлек килеп чыккан, очучылар җиргә төшеп утырырга булган.

Көньяк прокуратура вакыйганың сәбәпләрен тикшерә.

Юлчылар башка очкыч белән юлларын дәвам иттерергә тиеш, дип хәбәр ителә.

"Интерфакс" агентлыгы язганча, шул ук ширкәткә караган һәм Мәскәүдән Шарм-әл-Шәех каласына баручы Ту-204 очкычына апрель аенда Сочида төшеп утырырга туры килгән. Ул вакытта моторның төзек булмавы турында хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG