Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билбаулар кысыла


28 майда Татарстан Дәүләт Шурасы 2009 елга бюджет күләмен раслаячак. Әмма бүген сәясәтчеләр чаң кага. Чөнки кризис елында Татарстан бюджетына керемнәр 40% кимиячәк дип фаразлана.

Республиканың финанс министры Радик Гыйзәтуллин сүзләренчә, республика җитәкчелеге башта 2009 елда бюджетка 99,7 миллиард сум керер дип ышанган. Хәзер исә, бу санның 65 миллиардка кадәр төшүе турында сүз бара.

Акчаларны кысып тоткан очракта да, бюджет чыгымнары 85 миллиард сум дип исәпләнә. Димәк, 20 миллиард җитми. Сәясәтчеләр бертавыштан, чыгымнарны киметергә кирәк, ди. Беренчедән, болай эшләми башка чара юк, икенчедән, чыгымнарны киметкән очракта гына федераль ярдәмгә өметләнеп була.

Министр Гыйзәтуллин сүзләренчә, күптән түгел Мәскәүдә узган бер җыелышта Русия җитәкчелеге республика бюджетын тулыландырырга 15 миллиард сум бирергә вәгъдә иткән. Ул очракта калган 5 миллиардны Татарстан хөкүмәте банклардан кредит алып та каплый алачак. Әмма сәясәт белгечләре 15 миллиард бик зур акчалар ди. Чөнки бу Русиянең 83 төбәгенә бүленеп бирелергә тиешле резерв акчаларның 5%ты. Шуңа да белгечләр федераль ярдәмнең булачагына өметләнми.

Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко, Русия җитәкчелегеннән акча сораганда, Татарстан җитәкчелеге вак мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел, ди. Аның фикеренчә, федераль дәрәҗәдәге эшләргә Русия җитәкчелеге акча бирми булдыра алмый.

“Татарстанда ил күләмендәге проектлар күберәк булган саен, аларны федераль үзәк тарафыннан финанслау да күбрәк булачак. Мәсәлән, республикада Зөя утравында төзелергә тиешле логистик үзәк. Бүген бу тармакка 65 миллион сум бирелгән инде. Юлларга килгәндә. Әлбәттә Русия җитәкчелегенә Казан шәһәрендә юлларны төзекләндерү кызык түгел. Монда да зур проект булырга тиеш. Мәсәлән, Балтыйк илләре белән Кытай арасында төзелергә тиешле юл. Ул Татарстаннан да үтәчәк дип фаразлана. Бу реаль проект һәм федераль үзәк аны һичшиксез финанслаячак. Әмма соңыннан бу юл Татарстан икътисадына да зур файда китерәчәк. Казанда үткәрелергә тиешле Универсиада да шундый проектларның берсе. Билгеле аны төзергә дә федераль акчалар кертеләчәк. Мондый илкүләм проектлар күбрәк булсын иде. Ул вакытта Татарстанга кризистан чыгырга җиңелрәк булачак”, ди Вадим Хоменко.

Финанс министрлыгы белдергәнчә, Татарстанда юлларны төзекләндерергә дигән акчалар кыскартылачак. Бу тармакка бирелергә тиешле 8 миллиардка якын акчаның 2 миллиардын гына калдырмакчылар. Шулай ук йортларны төзекләндерү, метро төзелешен азрак финанслау турында да билгеле.

Икътисад фәннәре докторы Вадим Хоменко, җитәкчелекнең бу гамәлен уңай бәяли. Аның фикеренчә, иң мөһиме кешеләрне хезмәт хакысыз калдырмау. Беренче чиратта бюджет акчалары шул тармакта тотылырга тиеш, ди ул.

“Беренче чиратта социаль якланган тармаклар финансланачак. Бу хезмәт хакы, әлбәттә. Юлларны, йортларны төзекләндермәсәң, халык канәгатьсезлек белдерә дә күнегә. Хезмәт хакын түләмәсәң урамга чыга. Шуңа күрә халыкта социаль гауга күтәрмәс өчен, беренче чиратта хезмәт хакын кайгыртырга кирәк. Башка чара юк”, ди Хоменко.

Дәүләт Шурасы депутаты Александр Таркаев исә, юлларны төзекләндерүгә тотылырга тиешле акчаларны кыскарту дөрес түгел, ди. Чөнки бу эшләрнең әзәюве, эш урыннарын киметә. Бу үз чиратында янә эшсезлек һәм башка социаль проблемаларга китерәчәк.

Аның фикеренчә, Татарстанда җәмәгать эшләренә 1 миллиард 300 миллион сум акча сарыф итү дөрес түгел. “Зур ширкәтләрдә кризис вакытында, станок артында торучы эшчене түгел, ә вице-президентны кыскарталар. Бездә исә, киресенчә”, ди Таркаев.

Белгечләр арасында бюджетка кагылышлы фикерләр төрле булса да, нәтиҗәсе бер булырга тиеш. Бу мәсьәләне Дәүләт Шурасы депутатлары 28 май көнне узачак җыелышта караячак.

XS
SM
MD
LG