Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президентының узган елгы кереме – 4,2 миллион сум


Башкортстан президентының рәсми интернет сәхифәсендә Мортаза Рәхимов һәм аның хатынының керемнәре бәян ителде.

Башкортстан президенты үткән 2008 елда 4 260,6 мең сум алган. Ә аның хатыны – Луиза Рәхимованың керемнәре – 51,1 мең сумеы тәшкил иткән.

Моннан тыш, президентнвң 136,7 квадрат метрлы фатиры һәм 20,6 квадрат метрга исәпләнгән җир асты гаражы бар.

Зур чиновникларның керемнәрне күрсәтү кампаниясе башлангач, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов анда катнашырга теләмәве хакында әйтте.

Соңгы тапкыр Башкортстан президенты үз керемнәре һәм милке турында 2007 елгы парламент сайлаулары вакытында бәян итте. Ул чакта аның 136 квадрат метрлы фатиры, банк хисабында 1 миллион сум акчасы һәм “Уфанефтехим” хиссәләре бар иде.

Апрель аенда Русия президенты Дмитрий Медведев, декларация кампаниясе барышында, салым хезмәтенә барып гаилә керемнәре турында мәгълүматларны тапшырды. Аннан соң хөкүмәт башлыгы һәм башка җитәкчеләр дә шулай эшләде.

Шулай ук, Русия башлыгы, Русиядәге югары дәрәҗәле җитәкчеләр керемнәр турындагы мәгълүматларны бәян итәргә тиеш дигән фәрман да чыгарды.
XS
SM
MD
LG