Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилуглы Нобель бүләгенә тәкъдим ителгән


Акмәчеттә узган Бөтендөнья кырымтатарлары корылтае вәкилләре мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилуглын Нобель бүләгенә тәкъдим итәргә карар кылган.

Татарлар.ру хәбәр итүенчә, әлеге тәкъдим белән Польша, Төркия һәм Румыния кырымтатарлары вәкилләре чыккан.

Польша мөселманнары мөфтие Сәлим Хазбиевич сүзләренчә, Җәмилуглы кырымтатарларын ватаннарына кайтару өчен зур өлеш керткән һәм милләттәшләре хокукларын яклауда күрсәткән эшчәнлеге өчен әлеге халыкара бүләккә лаек.

65 яшьлек Мостафа Җәмилуглы кырымтатарлары хокуклары өчен көрәшүче буларак билгеле. Советлар берлеге хакимиятенә каршы чыкканы өчен ул 14 елын тоткында һәм сөргендә үткәрде.

Мостафа Җәмилев кырымтатар мәҗлесен 1991 елдан бирле җитәкли.
XS
SM
MD
LG