Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхмүтовлар гаиләсе экранда


Самарда дистәгә якын телекомпания эшли. Шулар арасында СКАТ татарларга аеруча игътибарлы. СКАТ үзенең эфирын татар табын җырларына багышлады.

Туры эфирда барган тапшыруда Мәхмүтовлар гаиләсе чын татар гаиләсен күрсәтә алдылар. Яшь гаилә шунысы белән кадерле ки, Фәрһәд 21 ел буена милли хәрәкәттә кайнаучы, хәләл җефете Албина - музыка белгече, җиде яшьлек кызлары Фәрзәнә дә татар телле, татар моңлы, татар йөзле.

Алып баручылар төрле-төрле сораулар яудырып космополитизм җирлегенә бастырырга тырышсалар да, Фәрһәд белән Альбина татарлык платформасыннан тайпылмадылар. Албинаның: “Безнең даирәдә табыннар “Туган тел” җырыннан башка узмый”, диюе һәм ул җырны күмәк җырлап күрсәтүләре тапшыруны карап утыручы татарларның күңеленә хуш килде.

Фәрһәднең җырларга карата фикер белдерүе, Албинаның теләсә кайсы җырны җырлап күрсәтүе, кызлары Фәрзәнәнең һәр җырга кушылуы, нәселдәшләренең чын мәҗлестәгедәй җырларны күтәреп алуы Самарда яшь буынның үз тамырларыннан аерылмаганына ишарә булып кабул ителде.
XS
SM
MD
LG