Accessibility links

Казакъстанның Семей шәһәрендә “Иртыш моңнары” узачак


Казакъстан республикасының Семей шәһәрендә 2000 елдан бирле, көзге айларга туры китереп, “Көзге Иртыш моңнары” дип исемләнгән халыкара татар сәнгате фестивале үткәрелеп килә. Быелгы фестиваль 10-нчы тапкыр үткәреләчәк.

Быел фестиваль үзенчәлекле оештырылачак. Беренчедән, фестивальнең үткәрү вакыты үзгәрде: көздән язга күчерелде. Ул 28-31 май көннәрендә узачак. Шул сәбәпле, фестивальнең исеме “Көзге Иртыш моңнарыннан” “Иртыш моңнары”на әйләнде.

Икенчедән, фестиваль кысаларында Семей шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә утырышы узачак. Анда фестиваль кунаклары да катнашачак.

Өченчедән, фестиваль җиңүчеләрне билгеләү һәм алар катнашлыгындагы зур концерт белән генә тәмамланмаячак. Ул шома гына Семейда республика күләмендә оештырылачак Сабантуйга күчәчәк һәм, милли бәйрәмебезгә әйләнеп, дәвам итәчәк.

Башка еллардагыдан аерма буларак, быелгы фестивальнең географиясе киңәйде. Кунакларның һәм катнашучыларның Казакъстанның төрле төбәкләреннән, Татарстаннан, Русиянең Себер ягы шәһәрләреннән: Омскидан, Новосибирскидан, Томскидан, Төмәннән, Тубылдан, Красноярскидан, Барнаулдан, Иркутскидан тыш, кайбер башка чит илләрдән: Кыргыстаннан, Үзбәкстаннан, Кытайдан килүләре көтелә.

Фестивальнең төп оештыручылары - гадәттәгечә, Семей шәһәренең татар мәдәният үзәге һәм Татар сәнгать мәктәбе. Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе һәм Семей шәһәре хакимиятләренең, Казакъстан халыклары Ассамблеясының, Татарстанның Казакъстандагы вәкиллегенең, Татарстан мәдәният министрлыгының, Бөтендөнья татар конгрессының һәм кайбер химаячыларның төрле күләмдә ярдәм күрсәтүе көтелә.

Фестиваль кысаларында, гадәттәгечә, төрле бәйгеләр, очрашулар һәм күп төрле мәдәни чаралар булачак. Ачылу һәм ябылу тантаналары Семейның Абай исемендәге Өлкә дәүләт драма театры бинасында барачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG