Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу фәлестиннәрне һәм гарәп илләрен Израил белән мөнәсәбәтләрне тизрәк яхшырту өчен конкрет адымнар ясарга чакырды.
Чәршәмбе парламентта чыгыш ясап Нетаньяһу Израил фәлестиннәргә таба уңай адымнар ясарга әзер диде. Әмма ул нинди адымнар икәнен ачыкламады.
Күптән түгел Вашингтон сәфәре барышында Израил премьеры бәйсез Фәлестин дәүләте төзү тәкъдимен хуплаудан баш тарткан иде.
АКШ президенты Барак Обама Фәлестин-Израил низагын 2 дәүләт булдыру аша чишүне яклый.