Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап: Климат үзгәреше елына 315 мең кешене үтерә


Климат үзгәреше турындагы яңа хисапта бу үзгәрешләр ачлык, авырулар, табигать казалары аша елына 315 меңләп кешене үтерә, 2030 елга андый еллык корбаннар саны ярты миллионга җитәргә мөмкин диелә.

Женевадагы Дөнья һуманитар форумы әзерләгән хисапта климат үзгәрешләре елына 325 миллионлап кешегә каты тәэсир итә дип әйтелә.

Дөньякүләм җылыну китергән икътисадый зыян елына 125 миллиард доллар дип бәяләнә.

2030 елга еллык зыян 340 миллиард долларга җитәчәк дип фаразлана.

БМОның элекке генераль секретаре һәм Дөнья һуманитар форумы президенты Кофи Аннан климат үзгәрешләре бүген кешелеккә янаган иң зур куркыныч диде.
XS
SM
MD
LG