Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай күмер базында 25 күмерче һәлак булган


Пекин – Кытайда күмер базында булган шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 күмерче һәлак булган. 20 кеше әле дә хәрәбәләр астында дип хәбәр ителә.

Каза илнең көньяк-көнчыгышында Чунсин шахтасында булган. Сәбәбе – метан газы чыгу диелә.

Кытайның күмер табу сәнәгатендә үлем күрсәткече дөньяда иң югары санала. Узган елда гына аның күмер базларында булган казалар нәтиҗәсендә 3 меңгә якын күмерче һәлак булды.
XS
SM
MD
LG