Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли-мәдәни мөхтәрият утырышына әзерлек


1 июнь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен төзү конференциясен оештыру идарәсе утырышы үтте.

Анда конференциядә кабул ителәчәк документ өлгеләре тикшерелде, кунак итеп кемнәрне чакыру мәсъәләсе каралды. Конференциядә 9 шәһәр һәм 29 районнан барлыгы 109 делегат катнашачак. Русия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Татарстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчеләре кунак итеп чакырылачак. Чара эшкуар Рамил Бигновның татар гимназиясе итеп төзергә биргән бина харәбәләре өстендә, 6нчы июндә, ачык һавада узачак.

Республика татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен төзү өчен, канун буенча, өч урында җирле мөхтәриятләр төзелергә тиеш. Уфада, Благовещенскийда һәм Кушнаренкода шундый мөхтәриятләр төзелде. Кушнаренко мөхтәрияте рәисе Илфир Галиев сүзләренә караганда, чараны уздыруга хакимият басымы булмаган.

“Җиң сызганып эшләргә җыенабыз. Безнең алда торган иң зур эш 2010нчы елда узачак халык исәбен алуларга әзерлек”, дип белдерде Илфир Галиев. Аның сүзләренчә, бозып язулар нәтиҗәсендә 1989 елда узган җанисәп буенча районда 87% татар яшәсә, узган халык санын алуларда алар 43% калган.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру буенча бу тәүге адым түгел. 2004 елда аны оештыру өчен бина алалмагач, алар оештыру конференциясен Мәскәүдә уздырган иделәр. Ләкин мәхкәмәләшеп тә аны теркәтергә ирешә алмадылар.

2004 елда оештырылган мөхтәрият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренә караганда, бу юлы теркәлүгә өмет бар. “Моңа кадәр теркәү эшләрен Башкортстанның юстиция министрлыгы алып бара иде. Хәзер ул хакимият кесәсәннән чыкты һәм федераль идарәлеккә карый. Без алар белән очрашып сөйләштек. Алар оешманы теркәү өчен документларны яңартып тапшырырга куштылар. Шуның өчен тиз арада конференция уздырырга булдык”, дип ирештерде.
XS
SM
MD
LG