Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан студентлары кулга алынмаган


Мисырдагы Әл-Әзхар ислам университетында Русиядән укучы студентлар кулга алынган иде.

Алар арасында Башкортстан һәм Татарстаннан барып укучылар юк. Шул турыда Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Руслан Сәяхов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул бу хакта телефон аша Мисырдагы Русия илчелегенә чылтыратып белешкән.

Бүгенге көндә Мисырның өч университетында чыгышы белән Башкортстаннан булган 50 студент белем ала.
XS
SM
MD
LG