Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда халыкара икътисади форум ачылды


Җыенда Русия һәм гарәп дөньясы, Русия һәм Европа Берлеге арасында эшлекле мөнәсәбәтләр, Дөнья сәүдә оешмасына кушылу мәсьләсе, халыкара инвестицияләрне Русиягә кайтару мөмкинлекләре тикшерелде.

Форумда Русия президентының чыгыш ясавы көтелә. Аның нотыгы кризис нәтиҗәләре һәм перспективаларга багышланачак.

Мәгълүмат чаралары язганча, Русия президентының идарәсе башлыгы Вячеслав Сурков илнең кризиска каршы чараларын чит ил бизнесы вәкилләренә аңлатырга тиеш.

Әлеге форумда Татарстан президентының да катнашуы көтелә.
XS
SM
MD
LG