Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дипломатик вәкиле Израилдә сөйләшүләр уздыра


Кушма Штатларның Якын Көнчыгыштагы махсус илчесе Җордҗ Митчелл бүген Израил җитәкчесе белән очрашу уздыра. Ул Израил премьеры Биньямин Нетаньяху белән сөйләшәчәк.

Үзенең сәфәре алдыннан Митчелл, Кушма Штатлар президенты Барак Обама Израил һәм фәләстиннәр арасында кичекмәстән солых килешүен яңартуга чакыра дигән иде.

Вашингтон шулай ук яһүдләрнең Иорданның Көнбатыш ярында төзелешләр алып баруына каршы.

Биньямин Нетаньяху бу атнада солых килешүе һәм Израил иминлеге мәсьәләсенә кагылышлы сәяси мөрәҗәгать белән чыгачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG