Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карел Готт сәхнәдән төшәргә җыенмый


Танылган чех жырчысы Карел Готт бу көннәрдә 70 яшьлек туган көнен һәм 50 еллык иҗади юбилееын билгеләп үтә. Аның шулай озак еллар буе популяр булып калуның сере нәрсәдә?

СССРда аны “Прага сандугачы” дип йөрткәннәр, Көнбатышта “Көнчыгышның Сенатрасы”, “Праганың алтын тавышы” дип атаганнар. Юбилейларга багышлап Карел Готт Прагада зур стадионда гала-коцерт үткәрде.

Советлар заманында Йосиф Кабзон белән Алла Пугачеваны кушсаң, пан Готт килеп чыга инде, дип шаярта торган булганнар.

Ул соңгы елларда Мәскәүгә килеп берничә тапкыр концерт биреп китте. Советлар Берлеге җимерлегәннән соң шактый еллар үтсә дә, Карел Готтны хәтерлиләр икән.

Соңгы елларда Мәскәүдә узган концертларда заллар һәрвакыт тулы булды, урта яшьтәге ханымнар зур чәчәк бәйләмнәрен күтәреп килде, күзенә карап мәхәббәтләрен аңлатты, дип язды матбугат.

Ул коммунист илләргә дә, Көнбатышка да яраклаша алды, хәзерге заманда да актив иҗат итә.

Чехословакиянең коммунистлар хокүмәте чит илгә киткән йолдызын кайтару өчен, аңа һәм аның төркеменә иҗатын чикләмәскә, теләгән юнәлештә иҗат итәргә вәгъдәләр бирә. Аның илгә кайтуы Прагада хәлләр алай ук начар түгел икәнен күрсәтү максатында оештырыла.

Сәясәттә бик катнашмаса да, аның Прагадагы хокук яклаучыларны, диссидентларны хөкем иткән хатны имзалавы мәгълүм.
Заманында Карел Готтның Совет Социалистик Республикалар Берлегендә 5 миллион җыр тәлинкәсе сатылган булган. Аның жырлары Көлкәй турындагы фильм-әкияттә дә, җитди сәхнәләрдә дә, радиода да яңгырады.

Карел Готт СССР буйлап концертлар биреп йорде, советлар телевидениесендә бәйрәм концертларында, күңел ачу тапшыруларында катнашты. Ул Совет Берлегендә рөхсәт ителгән чит ил поп-йолдызы булды.

Карель Готт элекке Чехословакиянең Плзень шәһәрендә 1939 елда туган. Трамвайлар җыя торган корылышта эшләгән, шул ук вакытта үзешчән җырчылар бәйгеләрендә катнашкан, кафеларада җырлап йоргән.

Соңыннан ул опера мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, ул үз заманы өчен алдынгы булган Семафор театрына эшкә керә. Спектакльдә башкарган жыры Чехиядә зур популярлык казана. 1963 елда аның җыры бөтен илне яулап ала.

Соңыннан ул АКШ-ка китә. Аннан ул күп нәрсәгә өйрәнеп кайта. Эстрадагы төп юнәлешне тотып алып, шул жанрда эшли башлый.

Карелл Готт төрле илләрдә төрле телләрдә жырларды, Советлар Берлегендә - урысча, Германиядә - алманча, АКШта - инглизчә.

Ул 90нче елларда хушлашу гастрольләрен үткәрсә дә, аларның бик уңышлы үтүен күреп, иҗатын дәвам итәргә улый. Әмма соңгы елларда ул рәссам буларак чыгыш ясый, күргәзмәләр оштыра. Аның Европа һәм АКШта концертлар, иҗади очрашулар планы алдагы елларга кадәр төзелеп куелган.
XS
SM
MD
LG