АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Гуантанамо төрмәсендәге тоткыннарның 3-се Согуд Гарәбстанына кайтарып җибәрелгән.
Бу АКШ президенты Барак Обаманың террорчылыкта шикләнелүчеләр ябып тотыла торган Гуантанамо төрмәсен киләсе ел башына ябу вәгъдәсен үтәүгә таба тагын бер адым.
Узган 1 атнада Гуантанамодан барлыгы 10 тоткын чыгарылды.
Аларның 4-се Бермудка, 1-се Чадка, 1-се Гыйракка һәм 1-се хөкем итү өчен Нью-Йоркка җибәрелде.
Кубада урнашкан бу төрмәдә хәзер 229 тоткын кала.
Алар арасында Чаллы татары Равил Минһаҗев та бар.