Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Ирандагы хәлләргә борчылу белдерә


Европа Берлеге Иранда президент сайлавыннан соң туган вазгыятькә борчылу белдерде. Тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр һәм Тәһрандагы тәртипсезлекләр турындагы хәбәрләр аеруча борчу тудыра, диелгән бу белдерүдә.

АКШ Иранда сайлау нәтиҗәләренә карата әлегә белдерү ясамады.

Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһу, Иранда кабат Әхмәдиниҗатның президент итеп сайлануы “Иранның дөньяга тудырган куркынычы артуын” күрсәтә, диде.

Венесуела президенты Уго Чавес Әхмәдиниҗатны җиңүе белән котлады һәм Иран халкы “яңа дөнья төзү ниятен” белдерде, диде.
XS
SM
MD
LG