Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Инкыйлаб шурасы тавышларны яңадан санарга әзер


Иранның иң югары канун чыгару оешмасы булган Инкыйлаб шурасы, узган атнада үткән президент сайлауда хәрәмләшүләр табылса, тавышларны яңадан санауга әзер булуын белдерде.

Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы шура вәкиле Габбасали Кадходаиның тавышлар бүленеше бераз үзгәрергә мөмкин дигән сүзләрен китерә.

Узган җомгада үткән сайлауда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүен игълан итүдән соң Тәһранда һәм илнең башка шәһәрләрендә ризасызлык чаралары башланды.

Бу җыеннар Иранда 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан бирле иң зур протест чаралары диелә.

Сайлауда Әхмәдиниҗатның төп көндәше булган Мир Хөсәин Мусави сайлау киңкүләм хәрәмләшүләр белән үтте дип аның нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Дүшәмбе Мусави тарафдарлары үткәргән ризасызлык чарасында 7 кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG