Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассамблеяга нәфрәт


Башкортстан татар оешмалары берлеге ассамблея эшчәнлеген тикшерде.

Хәбәр итүебезчә, Башкортсан татар милли-мәдәни мөхтәриятен оештыру конференциясе татар оешмаларына форумда катнашмауны сорап мөрәҗәгать кабул иткән иде.

Шулай булуга карамастан, “Ватаным” оешмасы делегат булып, “Рамазан” һәм татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмалары кунак буларак чарада катнашты. Татар оешмалары Шурасы утырышында “Сәхибҗамал” рәисе Гөлҗиһан Яһүдинә дә бар иде. Ул төп утка тотылу үзәгенә әйләнде. Утырышта катнашучылар аны татар мәнфәгатен сатуда, татар исеменнән сөйләп йөрүдә гаепләде.

Аларга каршы Гөлҗиһан Яһүдинә татарлар исеменнән сөйләмәвен, бары тик үз оешмасы исеменнән генә эш итүен бенлдерде. “Сәхибҗамал” сәяси оешма түгел, мин Фәүзия Бәйрәмова түгел”, дип белдерде.

Утырышта катнашучылар алдагы җыелышта бу сатлык оешмалар уңаеннан махсус документ кабул итәргә килеште.

Татар оешмалары Шурасы утырышында җанисәп мәсьәләсе дә телгә алынды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Мәҗит Хуҗин июль башында федераль мөхтәрият утырышы үтәчәген ирештереп:

“Анда бездән зур гына вәкиллек барачак. Без берничә көн алдан барып, республика татарлары мәнфәгатен чишү буенча сөйләшүләр үткәрергә җыенабыз. Безнең проблемаларны чишүдә Татарстан конституциясенең 14нче маддәсе эшләмәсә, без Казан кирмәне янында ачлык игълан итәчәкбез”, диде.
XS
SM
MD
LG