Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммерсантъ: Сурков Уфага җыена


Русия президент идарәсенең башлык урынбасары Владислав Сурков Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның федераль үзәккә һәм Бердәм Русия җитәкчелегенә карата ай башында белдергән тәнкыйть сүзләре сәбәпле якын көннәрдә Уфага җыена.

Бу турыда Мәскәү кирмәнендәге чыганакларга таянып Коммерсантъ газеты хәбәр итә.

Рәхимов Московский Комсомолец газетында басылган әңгәмәдә федераль хакимиятне артык үзәкләштерү белән мавыгуда гаепләгән, Бердәм Русия фиркасен “3 тавыкны да идарә итмәгән кешеләр идарә итәргә тырыша” дигән иде.

Сурков Уфада Рәхимов, Бердәм Русия бүлеге җитәкчелеге һәм төрле дини җитәкчеләр белән очрашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG