Accessibility links

Көнчыгыш телләр бүлеге киңәерме?


Ислам шәһәрләре вәкилләре педуниверситет тарихы музеенда
Ислам шәһәрләре вәкилләре педуниверситет тарихы музеенда

18 июньдә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы хакимият шурасы әгъзалары Татар дәүләт һуманитар педагогия университетында булды.

Әлеге очрашудан соң уку йорты җитәкчелегендә Көнчыгыш бүлекнең киңәюенә дә өметләр уянды. Бу хакта уку йорты ректоры Рәдиф Җамалетдинов әлеге оешманың баш сәркатибе Омар Абдулла Кади белән очрашкач әйтте. Педагогия универститетында Ислам шәһәрләре һәм башкалалары оешмасы белән фән, мәгариф һәм мәдәни хезмәттәшлектә Меморандум да имзаланды.

“Алга таба без чираттагы килешүләр дә имзаланыр дип уйлыйбыз. Бүген ул хакта да сөйләшү булды. Бүгенге беренче очрашуда бер-беребезне өйрәнеп, мөмкинлекләрне дә карыйбыз.

Безнең Көнчыгыш телләр бүлеге бүген бик матур гына эшләп килә. Укытучылар да бар, техник мөмкинлекләр дә яхшы. Мондый хезмәттәшлек алга таба әлеге бүлекнең тагын да үсүенә, киңәюенә өметләр уята”, ди Рәдиф Җамалетдинов.

Алда Рәдиф Җамалетдинов, аннан соң Омар Абдулла Кади

Педуниверситетның бер көн элек булган гыйльми шура утырышында Ислам шәһәрләре һәм башкалалары оешмасының баш сәркатибе Омар Абдулла Кади уку йортының Шәрәфле профессоры итеп сайланды. Очрашуда аңа таныклык та тапшырылды.

“Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасына 171 ислам каласы керә, аннан да кала күзәтүчеләр дә бар. Безнең оешма һәм педагогия университеты белән хезмәттәшлек ике якка да файдалы булыр дип өметләнәбез”, ди Омар Абдулла Кади.

Ике арада имзаланган Меморандум әвәл Ислам илләре белән галимнәр, мәгълумат алмашуга, яңа тикшеренүләргә юл ачачак.

Югары уку йортының Көнчыгыш телләр бүлеге башлыгы Венера Хисамова гәрәп телен өйрәнгән, үзләреннән чыккан белгечләрне Мәскәүдән дә килеп алалар, дип белдерә.

“Безнең ике гәрәп теле укытучыбыз да чит илдән – Йәмәннән. Алар телгә генә өйрәтеп калмыйлар, укучыларны ул дөньяга кертәләр дип тә әйтергә була. Җәй көне ел саен студентлар Сүриягә белемнәрен тирәнәйтергә бара. Билгеле, әлегә үз акчаларына. Шунда барып телне камилләштереп тә кайталар”, ди Венера Хисамова.

Гәрәп теле укытучысы Рәкыйп Алави исә, гәрәп телен өйрәнгән студентлар арасында Гәрәп Әмирлекләрендә төрле ширкәтләрдә эшләүчеләр дә бар, дип белдерә.

Педагогия университетында Көнчыгыш телләр бүлеге 2005 елда факультет итеп ачыла. 2009 елның мартында ул бүлек итеп калдырыла. Укытучылар без бу хәл белән ризалашмадык, дип белдерә.

Ислам шәһәрләре вәкилләре педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты үзәге, гәрәп мәдәнияте үзәге; төрек мәдәнияте үзәге; иранны өйрәнү үзәге белән дә таныштылар. Студентларның сорауларына җавап та бирделәр.
XS
SM
MD
LG